10 минут эчендә табада пешкән пицца
Моның өчен 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы майонез, 2 йомырка, 9 аш кашыгы (өймичә генә) он, сыр кирәк булачак.
Әзерләү:
- Камыр каймак кебек сыек була, аны майлы табага салырга һәм өстенә теләсә нинди эчлек салырга (помидор, колбаса, тозлы кыяр, зәйтүн җимешләре һ.б.)
- Барысын да майонез белән капларга, өстенә күп итеп сыр уарга.
- Табаны берничә минутка плитәгә куябыз (утны артык көчле итмәгез)
- Табаны шунда ук капкач белән ябабыз. Сыр эрү белән пицца әзер була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев