Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

12 июльдән 18 июльгә кадәр йолдызнамә

Кыслалар атнаның икенче ярытсында мөһим очрашулар ниятләргә мөмкин. Үлчәүләрнең финанс хәлен бераз яхшырту мөмкинлеге бар. Кызларга йолдызлар фән һәм сәнгать өлкәсендә уңышлар вәгъдә итә.

Кучкар
Бу атнада төп игътибарыгыз хезмәттәшләрегезгә юнәлгән булыр. Башланган эшләрне вакытында тәмамларга тырышырга кирәк. Максатыгызга ирешүдә иҗади фикерләрегез булышыр.
Үгезбозау
Балаларыгыз мәшәкать китерсә дә, алар куанычлы мәшәкать булыр. Эш урынында шәхси тормышыгыз турында — ләм-мим, югыйсә артыгыздан гайбәт сөйләргә дә күп сорамаслар.
Игезәкләр
Уйлап карагыз әле, берәрсен үпкәләтмәдегезме икән. Әгәр шулай булса, гафу үтенергә иң кулай вакыт. Ял көннәрегезне үзегез теләгәнчә үткәрегез, алдагы атналар өчен дә көч җыярсыз.
Кысла
Атнаның икенче яртысында мөһим очрашулар ниятләргә мөмкин. Алар сезнең тормышыгызны үзгәртеп куюы бар. Акчагызны янга калдыра килегез, чыгымнарны киметебрәк торсагыз да була.
Арыслан
Бердәнбер кыенлык — көнкүрештә булырга мөмкин. Ә болай сез бик бәхетле кеше! Башкаларны да куандырырга тырышып, бәлагә юлыкканнарга ярдәм кулы сузыгыз. Гаиләгә дә игътибар кирәк!
Кыз
Фән һәм сәнгать өлкәсендә йолдызлар уңыш вәгъдә итә. Сезне эшлекле тәкъдимнәр көтә. Алынган мәгълүматны җентекләп тикшерергә генә кирәк, һәм нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз.
Үлчәү
Финанс хәлегезне бераз яхшырту мөмкинлеге бар. Максатка ирешүнең берничә юлын табарсыз, әмма үзегез турында гына уйласагыз, эшегезнең барып чыкмавы ихтимал.
Чаян
Яңа эшләр башлау өчен яхшы вакыт. Инициативаны үз кулыгыздан ычкындырмагыз. Хәзерге мөмкинлектән файдаланып калмасагыз, алга таба җиңелләрдән булмас. 
Укчы
Кая да булса барып кайту, яңа танышулар булырга мөмкин. Бәлки, иске дусларыгыз белән очрашырсыз. Боларның барысына да күпмедер чыгымнар кирәк. Алдан ук уйлап эш итегез. 
Кәҗәмөгез
Үзегезнең сәләтегезне төрле өлкәләрдә сынап карарга була, иҗат көчегез ачылсын. Хатын-кызлар ир-атларның даими игътибарын тояр. Яңа мавыгулар булмас дип тә әйтерлек түгел.
Сукояр
Бу атна сезгә саф уй-фикерләр алып килер. Теләсә нәрсәгә күзегез кызмасын. Актив гамәлләрдән тыелыбрак торырга да була, юкса бөтен көчегезне сарыф итәрсез. Кирәкмәс аралашулардан баш тартыгыз. 
Балык
Ярты юлда калган эшләрегезне тәмамлар вакыт җиткәндер. Үзегезне борчып торган сорауларга җавап табарсыз. Катгый карарлар кабул итми торыгыз. Чирләп китсәгез, табибка күренегез.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев