Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

16-22 августка йолдызнамә

Кәҗәмөгезләргә белем алу, сәяхәт итү өчен уңай вакыт, ә үлчәүләрне кызыклы һәм уңай кичерешләр көтә.

Кучкар
Атнаның беренче яртысы йорт төзекләндерү, милек сатып-алу кебек эшләр өчен кулай. Иҗади һәвәслек һәм оештыру сәләтегездән файдалана башларга вакыт.
Үгезбозау
Акча мәсьәләсе һәм гаиләдәге кытыршы яклар калкып чыгарга мөмкин, аларны җайга салу өчен бу атна уңышлы булачак. Кызыклы кешеләр белән танышу иҗтимагый бәйләнешләрне киңәйтер.
Игезәкләр
Эш урынында үзегезне күрсәтү кирәк, югыйсә танылуны озак көтәргә туры килер. Зиннәтлелек яратуыгыз һәм юкка-барга акча әрәм итүегез уңай нәтиҗәләргә ирешүдә комачаулый.
Кысла
Бу атнада хезмәт урынын алыштырып, икенче вазифага керешү мөмкинлеге бар. Шәхси тормышыгызда да көтелмәгән үзгәрешләр булуы бар. Шулай да бөтенесе үзегездән тора.
Арыслан
Көч түгә торган вакыт. Уйлап эш итмәгәндә, финанс проблемалары килеп чыгачак. Бәхеткә, күпләрегезнең дуслары юмарт, алар ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.
Кыз
Табышыгызны арттыру турында уйлыйсыз, ләкин әлегә көчегезне җыеп, үзегезне эшкә җигү җиңелләрдән түгел. Якыннарыгыз белән җылырак мөнәсәбәттә булыгыз.
Үлчәү
Атна сезгә уңыш кына китерергә охшаган. Мөмкинлектән файдаланып, киемегезне яңартырга, тышкы кыяфәтегезне үзгәртергә була. Сезне кызыклы һәм уңай кичерешләр көтә.
Чаян
Сезгә алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз. Арыганлык тойсагыз, ял итү мөһим. Көч җыюга, ниятләрегезне чынга ашыра алачаксыз. Финанс ягын тәртипкә китерүдә гамәли эш булышыр.
Укчы
Сезгә кыен мәсьәләләр чишәргә туры килер. Алардан чыгу юлын табарга үзенчәлекле фикер йөртүегез ярдәм итәр. Хезмәттәшләрегез дә, җитәкчеләр дә моны яхшы белә.
Кәҗәмөгез
Белем алу, сәяхәт итү өчен уңай вакыт. Шулай булса да, дөньягызны онытмагыз. Теләккә ирешү өчен көчле ихтыяр һәм максатыңны анык күзаллау кирәк.
Сукояр
Эшегез күбәер, ләкин сез аларны ерып чыгачаксыз. Сизгерлек һәм килешүчәнлек керемле проектларда катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирер.
Балык
Җаваплылык һәм һөнәри осталыгыгызны күрсәтү кирәк булыр. Мавыктыргыч чор. Сездән нәрсә көткәннәрен алдан ук белеп торасыз, шуңа күрә эшләр уңыш китерер.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев