Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

19 июльдән 25 июльгә кадәр йолдызнамә

Үлчәүләргә уяу булырга киңәш ителә. Сездән көлсәләр, ачуланмагыз, уенга борып җибәрү ягын карагыз. Атна буена җыелган ару-талуны бакча эшләре оныттырыр. Андый мөмкинлек юк икән, аз вакыт булса да, табигатьтә булыгыз.

Кучкар
Бу атнада эш белән генә мавыкмагыз, ял итәргә тырышыгыз. Алга таба эшләргә көч җыегыз, ул сезгә кирәк булачак. Якыннарыгызның акча сорап торулары мөмкин, ләкин әҗәткә бирү вакыты түгел. 

Үгезбозау
Белем алырга беркайчан да соң түгел, шуңа күрә үзлегеңнән дөньяга карашны киңәйтү кирәк. Китап укыр өчен менә дигән атна. Мөһим эшләр башламый торыгыз. 

Игезәкләр
Эш урынында мәсьәләләр уңай хәл ителәчәк, җитәкчелек сезнең тырышлыкка игътибар итәр. Гаиләдә тынычлыкны саклар өчен, түземлек кирәк булыр. Канәгатьсезлек белдерүдән тыелып торыгыз.

Кысла
Тирә-ягыгызга карап йөрергә кирәген онытмагыз. Чараларга чакырсалар, барыгыз. Очрашулар сезнең файдага булачак. Дөрес туклану турында кайгыртыгыз, сәламәтлегегез өчен бу аеруча әһәмиятле.

Арыслан

Киеренке чор. Хезмәткәрләр белән аңлашылмаучылыклар булуы мөмкин. Өйдә дә барысы да ал да гөл түгел. Шулай да күңелегезне төшермәгез. Хәлләрне яхшы якка үзгәртү үзегездән тора. 

Кыз
Вакытыгызны күбрәк балалар белән үткәрегез. Эш бөтен игътибарыгызны җәлеп итсә дә, гаиләне истән чыгармагыз. Кибетләрдә йөреп, акчагызны бетермәгез. Иң мөһиме — җылы мөнәсәбәтләр.

Үлчәү
Уяу булыгыз. Сездән көлсәләр, ачуланмагыз, уенга борып җибәрү ягын карагыз. Атна буена җыелган ару-талуны бакча эшләре оныттырыр. Андый мөмкинлек юк икән, аз вакыт булса да, табигатьтә булыгыз. 

Чаян
Эшлекле очрашулар сез теләгән нәтиҗәне бирмәс, мөгаен. Димәк, ниндидер хата киткән. Кайда да яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк булыр. Бу атнада каршылыкка керү һич ярамый. 

Укчы
Үзегезгә охшамаган кешеләр белән аралашу кирәкмәс, көчегезне юкка сарыф итмәгез. Бу арада бәхәсләр чыгуы бар. Сүз көрәштерүнең файдасы булмас. Эш урынында бигрәк тә. Бөтен ихтыярны җыярга гына кала, алда җиңелрәк булыр.

Кәҗәмөгез
Атна башында сезнең тынычлыкны боза торган вакыйга булса да, борчылмагыз, ахыры хәерле булыр. Шушы араларда сезне кызыксындырырлык тәкъдимнәр булырга охшап тора. Ризалашудан курыкмагыз.

Сукояр
Тормышыгызда теләсә-нинди сынауны үтәргә әзер чагыгыз. Хәтта башыгызга эш урынын алыштыру уе да килергә мөмкин. Гаилә мөнәсәбәтләрегез генә ачыкланмаган килеш кала бирә. 

Балык
Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сездән ярдәм кирәк булыр. Гамәлләрегез ышанычлы булса гына, эшне башкарып чыгып була. Бер вак-төякне дә күз уңыннан җибәрмәгез. Игътибарлылык бик мөһим вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев