Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

25 март — 1 апрельгә йолдызнамә

Кыслаларның катлаулы финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителер. Яңа чыганаклардан акча керер, үз эшен ачарга теләүчеләргә бәхет елмаер.

Кучкар (21 март — 20 апрель) Сез гадәттәгедән ешрак игътибар үзәгендә булачаксыз. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр яхшы якка үзгәрә: сезне хөрмәт итәләр, фикерегезгә колак салалар.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май) Гадәти булмаган танышулар, кызыклы очрашулар күп булачак. Тормышка карашлары сезнеке белән туры килмәгән кешеләр белән аралашу бик файдалы булачак, бу әйләнә-тирәдәгеләрне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь) Нинди дә булса яңалык белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Атна оештыру мәсьәләләрен хәл итү, дәүләт учреждениеләренә мөрәҗәгать итү, документларны рәсмиләштерү өчен уңайлы. 

Кысла (22 июнь — 22 июль) Катлаулы финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителер. Яңа чыганаклардан акча керер, үз эшен ачарга теләүчеләргә бәхет елмаер.

Арыслан (23 июль — 23 август) Эштә гадәттәгедән саграк булыгыз, артык тәвәккәл адымнар ясамагыз. Бу хаталардан, аңлашылмаучылыклардан качарга мөмкинлек бирәчәк.

Кыз (24 август — 23 сентябрь) Сездән түземлелек таләп ителә. Көтелмәгән хәбәрләр аркасында планнарыгызны тиз арада үзгәртергә, иске карарлардан баш тартып, яңаларын кабул итәргә кирәк булачак.

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь) Ашыгырга кирәк. Сез көткәннән дә күбрәк эш булырга мөмкин, әмма барысын да тиз арада җиңеп чыгарсыз. Сез өстенлекләрне дөрес билгелисез, юк-барга күп вакыт сарыф итмисез, шуңа күрә, нәтиҗәсе дә яхшы булачак.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь) Беренче планга хисләр чыгачак, вәзгыятьне объектив бәяләү катлаулырак булачак. Ихтимал, сез элек битараф булган шөгыль белән кызыксына башларсыз. Романтик мавыгулар да, бер күрүдә гашыйк булу да булырга мөмкин.

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь) Тынгысыз чор башлана: ниндидер гаилә эшләренә игътибар итәргә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак. Һәр минут исәптә булачак, әмма сез югалып калмассыз, үз көчегезгә ышанычыгызны югалтмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар) Атна романтик мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда аеруча уңышлы булачак. Сөйгән кешегез белән үткәргән вакыт искиткеч күңелле булачак. Бик озакка исегездә калачак сюрпризлар да булырга мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль) Яңа мөмкинлекләр вакыты. Алардан файдаланыр өчен күпмедер батырлык кирәк булачак, чөнки бу тормышыгызда зур үзгәрешләр китереп чыгарачак. Сез югалып калмассыз, курыкмассыз да, мөгаен, үкенмәссез дә.

Балык (19 февраль — 20 март) Эшлекле мөнәсәбәтләрдә сизелерлек үзгәрешләр булырга мөмкин. Берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә әзер булыгыз. Ял турында да онытмагыз: хәзер көч туплау аеруча мөһим.

Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев