Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

7 табигый «антибиотик»: нутрициолог киңәшләре

Авыруның беренче билгеләре башлану белән антибиотиклар кабул итәргә кирәкме? Юк, кайвакыт табигый «дарулар» ярдәмгә килергә мөмкин.

Нутрициолог Евгения Новикова фикеренчә, кайбер продуктлар антибактериаль үзенчәлекләре аркасында антибиотикларны алыштыра ала. Өстәвенә, аларның организмга булган тискәре йогынтысы синтетик препаратларныкыннан күпкә кимрәк. 

Сарымсак — салкын тию авыруларын профилактикалау өчен бик мөһим, иммун системасын ныгытырга ярдәм итә. Шулай ук артрит һәм инсультны профилактикалау өчен дә тәкъдим ителә. Ашказаны-эчәк тракты, эпилепсия авырулары вакытында кулланырга ярамый.

Мүк җиләге (клюква) — бәвел-җенес системасы инфекцияләрен дәвалауда, яралар эшкәртү өчен кулланыла. Ашказаны җәрәхәте һәм гастрит булганда киңәш ителми.

Нарат җиләге (брусника) — сидек системасы патологияләрен кисәтү өчен, анемия, невроз вакытларында эффектив чара. Гастрит, ашказаны җәрәхәте булса, операциядән соң тернәкләнү чорында куллану киңәш ителми.

Торма — яраны эшкәртү өчен, салкын тигәндә, коры ютәлне дәвалаганда кулланырга мөмкин. Ашказаны җәрәхәте һәм гастрит булганда шулай ук кулланырга киңәш ителми. 

Балан — ангина, бронхит, пневмония, фурункулез, бетчәләрне дәвалауда бик яхшы ярдәм итә. Тромбофлебит булса, йөклелек вакытында, ашказаны-эчәк тракты патологияләре вакытында саклык белән кабул итәсе.

Керән — бәвел-җенес системасы ялкынсынуы, подагра, ревматизм, ангина белән авырганда ярдәм итәчәк. Ашказаны-эчәк тракты ялкынсынганда, шулай ук операциядән соңгы чорда киңәш ителми.

Горчица — салкын тию, гипертония, үт куыгы һәм бавыр патологияләрен дәвалауда алыштыргысыз. Туберкулез вакытында куллану тыелган.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев