Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алма һәм эремчек запеканкасы

Суына төшкәч, өстенә калган шикәр онын сибеп, җылы килеш табынга бирергә.

Кирәк:
Эремчек — 500 г, 
чистартылган алма — 500 г, 
3 йомырка, 
50 г эретелгән атланмай, 
ярты лимон кабыгы, 
ярты кап разрыхлитель, 
150 г шикәр оны, 
80-100 г йөзем, 
2 аш кашыгы манный ярмасы,
ванилин.

Пешерү: Майланган табага юка телемләп туралган алманы тигез итеп салырга.
Лимон кабыгын угычтан чыгарырга.
Эремчеккә йомырка сарысы, лимон кабыгы һәм ванилин салып тугларга. Аннан соң манный ярмасына разрыхлитель кушып, атланмайга өстәргә һәм әйбәт итеп болгатырга.
Йомырка агына шикәр оны (120 г) өстәп, яхшылап күпертергә.
Эремчекле массага ашыкмый гына, аз-азлап йөзем һәм күпертелгән йомырка агын өстәргә, яхшылап болгатырга. Килеп чыккан массаны алма өстенә салырга һәм калак белән тигезләргә.
Запеканканы духовкада өсте кызарганчы, 40-50 минут тирәсе тотарга.
Суына төшкәч, өстенә калган шикәр онын сибеп, җылы килеш табынга бирергә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев