Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алма һәм имбирле кәбестә салаты

Кирәк: 1 кг кәбестә, 2 алма, 2 аш кашыгы лимон согы, яшь имбир тамыры. Тәм кертү өчен: 175 мл зәйтүн мае, 4 аш кашыгы кызыл шәраб серкәсе, 1 аш кашыгы горчица, 1 аш кашыгы бал, кирәгенчә тоз һәм борыч.

Әзерләү:

Кәбестәне нечкә итеп саламлап турарга һәм бераз тоз салып, кул белән уарга. Алмаларның үзәген алып, тар токмачлап турарга. Лимон согы сибәргә. Имбирне чистартырга, эре угычтан уарга.

Салат савытына кәбестә, алма һәм имбирне бергә кушып болгатырга.

Тәмләткеч әзерләргә. Май, серкә, горчица һәм балны туглагыч белән яхшылап болгатырга. Салатка тәменчә тоз өстәргә, борыч сибәргә һәм тәмләткеч кушарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев