Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алмагачның яфракларында һәм алмаларда кара тап белән көрәшү ысулы 

Киңәшләрне авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов бирә.

— Алмагачыгыз парша чиренә бирешкән. Чир яфракларны һәм җимешләрне зарарлый. Парша — гөмбәле авыру, шуңа аңа каршы бордос эремәсе, коллоидлы күкерт, бакыр хлорокисе (ХОМ), поликарбацин, полихом кебек гөмбәчекләргә каршы препаратлар кулланыла. Иртә язда, бөреләр бүртер алдыннан (әле агачларда яфраклар булмаска тиеш) алмагачка һәм ябалдаш астына җиргә 3 % лы бакыр купоросы эремәсе сиптерергә. Ул 10 л суга 300 г бакыр купоросы кушып әзерләнә. Икенче тапкыр алмагач чәчәк атып бетерү белән 1 процентлы бордос сыекчасы сиптерәләр.Өченче тапкыр, алмалары әстерхан чикләвеге кадәр булгач эшкәртәләр. Ул чакта 1 % лы эремә әзерләнә, ягъни 10 л суга 100 г купорос кушыла.

Көзен җирдән барлык коелган, черек алмаларны җыеп, бакчадан читкә чыгарырга кирәк. Аларда чир чыганаклары саклана. Агачлар яфракларын коеп бетергәч, аларны да җыеп яндырырга. Җирдә берничә генә яфрак калдырсагыз да барлык эшегез бушка булачак. Агачлар яфракларын коеп бетергәннән соң ботакларда кибеп корышкан алмалар яхшы күренә, аларны таяк белән бәреп төшереп, яндырырга яки бакчадан читкә чыгарырга һәм кимендә 20 см тирәнлеккә җиргә күмәргә кирәк. Ул алмаларда боҗралы парша спораларыннан торган түгәрәкләр күрерсез.

Бу эшкәртүләр белән авыру җиңелсә, алга таба көзен коелган яфракларны, агач астында черек алмаларны, кышын ботакта эленеп калган корышкан алмаларны җыеп тору һәм көзен бер тапкыр агачларга, ябалдаш астына җиргә 3 % лы бакыр купоросы эремәсе сибү җитәчәк.
Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев