Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Алмалы рогалик

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Кирәкле ингредиентлар:
500 грамм эремчек 
250 грамм атланмай 
2-2,5 стакан он 
1/2 бал кашыгы чәй содасы 
2 аш кашыгы кефир 
2-3 алма 
1/4 стакан шикәр комы 
тоз 

Әзерләү ысулы:
1. Эремчекне атланмай белән болгатып, кефирда тугланган чәй содасы, тоз, он өстәргә һәм камыр басарга. 
2. Камырны ике өлешкә бүлеп, 1 сәгатькә суыткычка куярга. 
3. Чистартылган алманы 8-10 телемгә бүлгәләп, өстенә шикәр комы сибәргә һәм 20 минут тотарга. 
4. Камырны 3-4 мм калынлыкта җәеп, 8 өлешкә бүлергә. 
5. Җәемнең киң өлешенә алма телемен куеп, камырны киң өлешеннән таррагына таба төрергә. 
6. Рогаликларны табага тезеп, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25-30 минут пешерергә. Духовкадан алып, шикәр оны сибәргә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев