Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Артык холестериннан котылу

Кан тамырларын холестерин төерләреннән арчу өчен сарымсак һәм лимоннан катнашма ясарга була.

Сарымсак кан тамырларын киңәйтә, аларның сыгылмалылыгын арттыра, югары кан басымыннан файдасы, йөрәккә сихәте бар, канны сыеклый, холестерин күләмен азайта, матдәләр алмашын яхшырта, инфаркт, инсульт, атеросклероз, яман шешләрдән саклый.

Лимон исә канны арчый, кан тамырларын ныгыта, артык холестеринны чыгара, атеросклероздан саклый.

Менә шушы ике ингридиентны кушсаң, бик яхшы дәва чарасы килеп чыга.
5 лимонның согын сыгып, шуңа уртача зурлыктагы бер сарымсакны угычтан уып кушыгыз. Яхшылап болгатып, өч көнгә караңгы урынга куегыз. Тәменчә бал өстәргә мөмкин. Иртән ач карынга бер аш кашыгы кайнаган суга 1 балкашыгы сарымсаклы төнәтмәне кушып эчәргә була. Дәвалану вакыты — 40 көн, дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы»

Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев