Бахилаларга бәхиллек
Медицина оешмаларының гражданнардан бахилалар өчен акча алырга хакы юк. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына дәвалау-профилактика учреждениеләрендә бахилаларны санкцияләнмәгән төстә сату буенча халыктан шикаятьләр һәман кабул ителә. Мондый хокук бозуларны кисәтү һәм санитар-гигиена таләпләре үтәлеше максаты белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчелегенә гражданнарны бахилалар белән тәэмин итү тәртибе турында мәгълүмат җиткерә. Бу хакта министрлыкның рәсми сайты хәбәр итә.
Федераль дәрәҗәдәге норматив-хокукый актлар нигезендә медицина оешмаларында сырхауханә эчендәге йогышлы авырулар килеп чыгуын, аларның таралуын кисәтү буенча чаралар гамәлгә ашырылырга тиеш. Моңа бәйле рәвештә сырхауханә һәм шифаханәләргә килүчеләрнең алмаш аяк киеме булырга яки алар бахилалар кияргә тиеш. Шулай ук медицина учреждениесе оешмасы администрациясенең бахилалар сату буенча терминаллар куярга хокукы юк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалау оешмаларында бахилалар белән законсыз төстә сәүдә итү очракларын булдырмау буенча чаралар күрүне таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев