Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бакчачы киңәшләре: «Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була»

Буа районында яшәүче һәвәскәр бакчачы Ирек Тимергалиев апрель аендагы бакча эшләре турында сөйләде.

Апрель аенда бакчалар кардан арчыла башлый, бакчачылар шатлана-шатлана чын хезмәткә керешә. Ул вакытта инде, гадәттә, тәрәзә төпләрендә ямь-яшел булып төрле үрентеләр үсеп утыра. Бакчачылар үсентеләрне бакчага чыгару һәм җиргә чәчәсе орлыкларны әзерләү турында уйлый башлый.

Буа районы Яңа Чәчкап авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Ирек Тимергалиев апрель аенда ниләр эшләве турында сөйләде.

«Апрельдә ялганган алмагач җиңел үсеп китә»
Бакча кардан арчылгач, кипшенгән җирне тырмалап чыгам, ул дымны саклап калу өчен кирәк, — диде ул. — Икенчедән, көздән чистарткан куакларның исәнлекләрен тикшерергә кирәк, исән булмаганнарын кисеп атасы була. Апрель башы — алмагачка башка сорт алмагач үсентесен ялгау өчен бик кулай вакыт. Апрельдә ялганган алмагач җиңел үсеп китә. Башка җиләк-җимеш агачларына килгәндә, әле нидер эшләргә бик иртә, кар да эреп бетмәгән. Бөреләр ачылыр алдыннан җиләк-җимеш агачлары төрле авыруларга бирешмәсен өчен фитофторин белән эшкәртәм.

Җир кардан арчылгач, дымлы җиргә ашлама буларак, мунчадан алынган көлне сибәм. Аны күп сибәргә ярамый, бер квадрат метрга бер шырпы тартмасы күләмендә генә кирәк. Виктория җиләген чистартканнан соң төпләренә аммиак селитрасын сибеп чыгам. Аннан соң төпләрен бәләкәй тырнавыч белән йомшартып җибәрәм, шуннан соң яфраклары яшелләнеп үсеп китә. Җиләккә башка ашлама кулланырга ярамый. Минем кулланып караганым бар, җиләкләрне үтереп бетергәнем дә бар. Аммиак селитрасы — яз көне җиләкләргә бик кирәк әйбер. Аны яфракларга сибәргә ярамый, бары тик җиргә генә.

«Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була, иртә өлгерә»
Минем үсентеләр әлегә теплицада, парникларга күчереп утыртмадым. Кич салкын булса, аларны өйгә кертәм яки теплицага кечкенә җылыткыч чыгарып куям. Помидорларның теплицада үсүе бик әйбәт. Помидор игътибар сорый торган культура булса да, телләрен өйрәнсәң, үстереп була.

Күп кеше помидорны март аенда ук чәчеп куя, әмма мин ул ысулны кулай күрмим. Помидорны апрель башында гына чәчәм. Мартта ук чәчелгән помидор бик тиз һәм артык үсеп китә. Помидорлары бик сәламәт булмый, нечкә һәм озын булып үсеп китәләр. Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була, иртә өлгерә. Аны бер генә тапкыр күчереп утыртасы була. Моннан тыш, апрель башында чәчкән помидор һәрвакыт үсештә була, алдан утырткан помидорны берничә тапкыр күчереп утыртырга кирәк, ул тиз генә үсеп китә алмый интегә.

Помидор өчен туфракны көздән үк әзерләп калдырам. Кыш буе салкында, пакетларда саклыйм. Хәзер эресен дип алып кереп куйдым. Шул юеш туфракны савытка салам да, орлыкларны тезеп чыгам. Кемдер аларны марганцовкалар белән эшкәртә, мин берни белән дә эшкәртмим. Орлыклар өстенә фитофторин сибәм. Ул агулы әйбер түгел, кеше өчен антибиотик кебек. Ул туфракта, помидор орлыгында булган авыруларны үтерә. Орлыклар өстенә бер сантиметр юеш туфрак салам да, пленка белән томалап куям. Ике-өч көннән тишелеп тә чыга. Алар инде чыкканда ук зәп-зәңгәр була. Үсентеләр аксыл булып тишелеп чыга икән, димәк, авыру бар. Фитофтора хәзер бөтен җиргә таралды, туфракта да була.

Помидорларны күчереп утыртканда һәрвакыт фитофторин кулланам, шуңа күрә помидорларым авыруларга бирешми. Мин аның төрле сортларын чәчәм, ә иң яратканым — «бычье сердце». Ул иртә өлгерә, ашарга да тәмле. Помидорның төрле төстәгеләре бар бит хәзер. Мәсәлән, сары һәм кызыл помидорны урамда якын утыртырга ярамый, чәчәк атканда алар аталана да, төсләре алмашынырга мөмкин.

«Петунияләрне чәчәргә вакыт»
Борыч кебек озак өлгерә торган культураларны бик иртә чәчәргә кирәк, кашкарый чәчәкләре да шул исәпкә керә. Хәзер петунияләрне чәчәргә вакыт, алар да әкрен үсә. Петуния өйдәге тәрәзә төбен яратмый. Өйдә тишелеп чыкса була, ә аннан соң шул савыты белән теплицага чыгарып куярга кирәк. Хәзер петуния өчен көн яктылыгы җитә. 

Шушы көннәрдә бәрәңгене дә чыгарып куям әле. Ул бер ай дәвамында үреп, теплицада торса бик әйбәт. Җылыда торган бәрәңге матур калын үрентеләр бирә. Бәрәңгене утыртканда бераз катнаш ашлама кулланам.

Яз башыннан, җир кибә төшүгә мин беренче булып кишер чәчәм һәм кара суган утыртам, ул кайвакыт апрель урталарына да туры килә. Кайбер кеше кишер орлыгын кышка җир астына күмеп калдыра. Мин алай эшләү яклы түгел. Кишер орлыгын кыш көне җылыда өйдә генә сакларга кирәк, салкында торса, матур уңыш булмый, — дип сөйләде бакчачы.

Автор: Гөлүзә Ибраһимова

Чыганак
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев