«Бал» торты!
«Тәмле көрәш» бәйгесе дәвам итә. Бу юлы сезнең игътибарга Мөнҗия Гыймрановадан торт рецепты.
Камыр:
60 грамм ак май
0,5 стакан шикәр комы
2 аш калагы бал
1 йомырка
0,5 чәй калагы сода.
Әзерләү:
Барысын бергә парда эретәбез, бер масса хасил булганчы болгатабыз. Пардан алабыз һәм камыр күпме ала, шул кадәр он кушабыз. Әзер камырны 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Крем:
700 грамм сөт
0,5 стакан шикәр комы
1 йомырка
2 аш калагы он
1 гр ванилин.
Ут өстендә болгатып крем ясыйбыз.Сүндергәч,100 грамм ак май салабыз. Камырны 7 кисәккә бүләбез, һәрберсен духовка мичендә пешереп алабыз. Коржлар суынгач крем ягып, тортны җыябыз. Валчыкларын өстенә сибәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев