Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Балан пюресы

Балан пюресын кечкенә, капкачы борып ябыла торган банкаларга тутыру отышлырак булачак.

Әлеге пюрены ясаганда балан җиләкләре кайнатылмый. Шуңа да ул барлык файдалы витаминнарын һәм микроэлементларын саклап кала. Балан пюресын суыткычта яки салкынча булган базда сакларга кирәклеген генә онытмагыз.

Әзерләү: Чистартылган һәм юылган баланны дуршлагка салырга һәм кашык яки бәрәңге төйгеч белән сокны төшләреннән аерырга (иләк яки соковыжималка кулланырга да ярый). Барлыкка килгән сокны 1:1 исәбеннән шикәр комы белән кушарга һәм яхшылап болгатырга. Килеп чыккан пюрены банкаларга тутырырга. Банкаларны стерильләштермәсәң дә ярый. Балан пюресын кечкенә, капкачы борып ябыла торган банкаларга тутыру отышлырак булачак.

Ничек кулланабыз?

1-2 кашык пюрены бер стакан суга болгатып аны морс итеп эчәргә, майлы ипигә балан пюресын ягып ашарга, чәй эчкәндә кабып ашарга да була.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев