Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Банан һәм дарчин тыныч йокларга булыша

Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.

Авыр эш көненнән соң еш кына йоклап китеп булмый. Башта мең төрле уй, борчу... Иренмичә шушы чәйне ясап эчсәгез, төне буе уянмыйча тыныч йокларсыз.

Кирәк: 
1 чистартылмаган банан
Пычак очында гына дарчин (корица)
150 мл су.

Бананны яхшылап юганнан соң ике ягыннан да баш-башларын кисеп алырга. Кечкенә савытта суны кайнатырга. Кайнап торган суга кабыгы белән бергә бананны салырга һәм акрын утта 10 минут кайнатырга. Соңыннан сүндереп дарчин өстәргә, 3-5 минут көтеп торганнан соң сөзәргә һәм эчәргә була.

Бу тылсымлы эчемлек тыныч йокларга ярдәм итүдән тыш, кичке аш вакытында кабул ителгән барлык туклыклы матдәләрне үзләштерергә дә ярдәм итәчәк. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X