Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бананлы пирог

Сезнең игътибарыгызга бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар:
100 грамм атланмай
3 йомырка
300 грамм он
1 стакан шикәр комы
1 стакан каймак
3 банан
Әзерләү ысулы:
1. Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Аның сарысын миксер белән күпертәбез.
2. Йомырка сарысына ярты стакан шикәр комы, эретелгән атланмай кушып яхшылап болгатабыз һәм он кушып камыр басабыз. Камырны суыткычка алып куябыз.
3. Шул арада бананнарны түгәрәкләп турыйбыз.
4. Форманы яхшылап майлыйбыз һәм камырны җәеп, өстенә туралган бананны тезәбез. Банан өстенә куе каймак салабыз. Аңа шикәр, ванилин, вакланган кокос салырга мөмкин.
5. 20 минутка духовкага куябыз. Ул пешкән арада 3 йомырка агына ярты стакан шикәр комы кушып күпертәбез (10 минут тирәсе).
6. Пирогны духовкадан алып, өстенә алдан әзерләнгән катнашманы салабыз да, тагын 3 минут тирәсе пешереп алабыз.
7. Әлеге пирогны төрлеләндерергә дә була — чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, шоколад кисәкләре һәм башкалар өстәргә мөмкин.
Тәмле булсын!

фото: pixabay.сom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев