Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Баш авыртуны ничек җиңәргә

Баш авыртуны гади генә ысуллар ярдәмендә дә җиңәргә мөмкин:

— Арып, баш авыртса, бер стакан су эчеп куярга кирәк. Андый чакта җылы ванна да булышырга мөмкин.

— Кара карлыган согы хәтта бик көчле баш авыртуларны да юкка чыгарырга мөмкин.

— Башка җиңелчә массаж ясауның да файдасы зур. Мисал өчен: чигә тирәсендәге чәчләрне тарткалап массаж ясарга мөмкин.

— Баш өянәге вакытында баллы кайнар чәй файдалы.

— Башны сөлге белән кысып бәйләү авыртуны җиңеләйтә.

— Кәбестә яфрагы теләсә нинди баш авыртудан булыша. Яфракларны бераз угалап (кайнар су белән йомшартып җибәрергә дә мөмкин) авырткан җиргә куеп торырга кирәк.

— Кабыгы белән киселгән лимон телемен авырткан чигәләргә ышкуның да файдасы бар.

— Башыгыз стресстан авыртса, ятып торыгыз, тынычланыгыз.

— Баш авырту күзгә туры килмәгән күзлек киюдән дә булырга мөмкин. Мондый очракта күзлекне алыштырырга кирәк.
Чыганак 
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев