Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Белгеч тамак туймауның нинди чир билгесе булуын аңлатты

Иң беренче чиратта, организмны тулысынча тикшерергә киңәш ителә.

Гел ашыйсы килеп тору организмда нинди дә булса чирләрнең башлануы турында сөйләргә мөмкин. Бу хакта «Ватаным Татарстан» Россия Президенты эшләр идарәсе Үзәк клиник хастаханәсенең табиб-терапевты Полина Ермолаевага сылтама белән яза. 

Белгеч фикеренчә, тамак туймау хисе калкансыман биздәге проблемалар, шикәр чире, паразитлар һәм ашказаны сузылу турында сөйләргә мөмкин.

Аның әйтүенчә, ашказаны күләмен нормаль хәлгә кире кайтару өчен еш, әмма әз-әзләп кенә ашарга кирәк.

Калкансыман биздә проблемалар килеп чыккан очракта, ачыгу хисенә хәлсезлек, чәч коелу, ярсучанлык өстәлә икән.

Организмда суалчаннар булганда да гел ашыйсы килеп торырга мөмкин. «Бик күп алар. Бавыр суалчаны, аскридоз, эхинококкоз... Кайберләренең озынлыгы 10 метрга җитә хәтта», — дип искәрткән табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев