Белгеч иртәнге ашны ашамауның нинди куркыныч тудыруын аңлатты
Диетолог фикеренчә, иртәнге аштан баш тарту куркыныч.
Табиб-эндокринолог, нутрициолог, диетолог Алексей Калинчев фикеренчә, иртәнге аштан баш тарту куркыныч.
Иртәнге аштан баш тарту яисә ашау арасында зур тәнәфесләр булу ашказаны-эчәк тракты авырулары кискенләшүенә китерә, дип кисәтә ул.
«Кешеләр нишләптер гастрит барлыкка килүенә аптырый. Ә бит алар нибары 5-6 ел дәвамында иртәнге аш ашамыйлар, ач килеш кофе эчәләр, тәмәке тарталар һәм моны гадәти хәл кебек кабул итәләр. Гел шулай яшәдек бит, нишләп чирләдек соң» дип хәйран калалар", — ди Калинчев.
Чыганак
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев