Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Белгечләр иң көчле аллергия бирә торган ризыкны атады

Бу чикләвек — иң көчле аллергия бирә торган продуктларның берсе.

Җир чикләвеген (арахис) күпләр үлеп ярата. Әмма аны артык күп ашарга ярамый, дип кисәтә табиб-диетолог Светлана Панченко.

Белгеч әйтүенчә, арахис — иң хәтәр чикләвек. Җирдә үсүче чикләвек ни өчен шулай куркыныч соң?

Беренчедән, ул — иң көчле аллергия бирә торган продуктларның берсе. Икенчедән, анда күгәрек гөмбәчекләре пәйда булырга мөмкин. Ә аларның сәламәтлеккә зыян ясау ихтималы гаять зур. Өченчедән, арахиста (гомумән, барлык чикләвекләрдә) фитин кислотасы бар. Монысы организмга ризыктагы кайбер микроэлементларны, аеруча кеше өчен бик тә кирәкле тимерне үзләштерүгә комачаулый.

Шуңа күрә, табиб киңәш иткәнчә, чикләвекне башта берничә сәгать буе суда тотканнан соң гына, киптереп, ашарга кирәк.

Чыганак 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев