Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бүген — халыкара белен көне

Кояштай түгәрәк, тәмле, челтәрле белен көне белән, дуслар!

Кирәк:
2 йомырка
1 ч.к. тоз
2 а.к. шикәр комы
500 мл кефир
кайнап торган су — 200 мл
1 ч.к. сода
он 300 гр
4 а.к. үсемлек мае 

Әзерләү:
1.    Йомыркаларны тоз-шикәр белән кушып болгатырга. 
2.    Бүлмә температурасында булган кефир кушарга. 
3.    Бер стакан кайнар суга 1 чәй калагы сода салып болгатырга
4.    Эрегән соданы кефир янына салырга. Масса артып, күпереп китәчәк. 
5.    Яхшылап болгатканнан соң, акрынлап он кушарга.
6.    4 аш кашыгы үсемлек мае салып болгатырга. 

Беленнәрне кызган табада ике яклап пешерәбез. Беренче беленне пешерер алдыннан табаны бераз майлап алсаң да ярый. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

ФОТО: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев