Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Борыч һәм баклажан үсентеләрен ничек саклап калырга?

Үсентеләр нинди, уңыш та шундый! Ачык җиргә утыртканчы үсемлекләрнең потенциалын ничек югалтмаска?

Коры һава
Борыч һәм баклажаннарның ватаны — субтропиклар, шуңа күрә коры һава аларга туры килми, һаваны вакыт-вакыт дымландырырга кирәк (бары тик су сипкәннән соң гына!). Ләкин артык булмасын, яфракларда су тамчылары калырга тиеш түгел.

Ләкин бу культураларга су сибүдә аерма бар: баклажан суны борычка караганда күбрәк ярата. Ә температура режимы аларның бертөрле.

Сабагы карала
Яшь үсентеләрнең яфраклары еш кына саргая һәм шиңә, туфрак янында үсемлекнең сабагы карала. Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәч, туфракны аз гына алсу төстәге марганец кислотасы калий эремәсе белән эшкәртәләр һәм берничә көнгә үсемлекләргә су сибүне туктаталар.

Үсентеләр сузыла
Еш кына үсентеләрнең сузылу сәбәбе — температура һәм яктылык режимының туры килмәвендә. Ягъни югары температурада үсемлекләр аз яктылык ала. Моны төзәтү өчен температураны киметергә, ә үсемлекләр өстенә көн яктысы лампаларын элеп куярга кирәк.

Яфраклар шәмәхә төскә керә
Яфракларның шәмәхә төсе — фосфор җитмәү билгесе. Әгәр үсентеләрне чүлмәк астына җылыткыч куймыйча салкын тәрәзә төбенә куйсагыз, савытлардагы туфрак суына, салкын җирдә фосфор үсемлекләргә керү мөмкинлеген югалта.

Яфраклар коела һәм саргая
Моңа берничә сәбәп булырга мөмкин. Еш кына бу туфракның ачы булуы һәм, нәтиҗәдә, үсемлекнең начар сулавы белән бәйле. Мондый хәл дренаж һәм утырту савытларында тишекләр булмаганда да барлыкка килә. Аларда туфрак ачый, борыч һәм баклажанның вак суыргыч тамырчыклары үлә. Үсемлек моңа саргайган яфраклары белән җавап бирә.

Ярлы туфрак
Әгәр үсентеләрне ярлы туфракка утыртсагыз, беренче тапкыр пикировкадан соң 1-2 атна үткәч, икенче тапкыр ачык җиргә утыртканчы 7-10 көн кала ашлама кертегез.

Гади һәм нәтиҗәле катнашма: 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина һәм калий сульфаты өстәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев