Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Бүлмә гөлләрен карыйбыз

Бүлмә гөлләре, кешеләр кебек үк, тулы туклану рационына мохтаҗ. Әлбәттә, чәчәк кибетеннән даими рәвештә азык сатып алырга мөмкин, әмма тикшерелгән халык чараларыннан файдалану яхшырак булыр.

КЫЧЫТКАН

Кычыткан азотка, тимергә, кальцийга һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтүче башка микроэлементларга бай. 100 грамм чамасы кычыткан яфракларын бер литр кайнар суга салалар һәм, даими болгатып, 10 көн җылы урында тоталар. Төнәтмә кара төс һәм үзенчәлекле ис алгач, аны сөзеп алырга кирәк. Төнәтмәне чәчәкләрнең актив үсеш чорында, өч атнага бер тапкыр сибәргә кирәк.

ЧҮПРӘ

Бу иң популяр органик ашламаларның берсе. Чүпрәдә В төркеме витаминнары, азот, аксым һәм микроэлементлар бар, алар туфракта микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеген активлаштыра һәм туфракны чын мәгънәсендә җанландыра. «Чүпрәле» туфракта үсемлекләр яхшырак үсә. Тукландыргыч матдәне төрле ысуллар белән тере яки коры чүпрәдән әзерлиләр. Иң гадие: прессланган чүпрәне 1:5 нисбәтендә су белән эретергә һәм ике сәгать тотарга.

КАҺВӘ

Кофеваркада калган каһвә сыгынтысы азотка, магнийга, калийга бай. Мондый калдыкларны туфракка 1:5 нисбәтендә болгатырга яисә лейкага су белән салып, су сибү өчен кулланырга мөмкин. Каһвә ашламасының начар йогынтысы да бар — гөлләрдә вак чебеннәр яки күгәрек барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә, чәчәкнең реакциясен тикшереп, мондый тукландыру ысулын сак кулланыгыз.

БАНАН КАБЫГЫ

Бу — калий, фосфор һәм магнийның бай табигый чыганагы. Микроэлементлар чәчәк атуны көчәйтә һәм тамыр системасын ныгыта. Банан белән тукландыргыч катнашманы ике төрле әзерләргә була. Иң гадие: банан кабыгын вак кисәкләргә турарга һәм үсемлек тамырлары янына күмәргә. Мондый процедураны кимендә ике айга бер тапкыр үткәрергә киңәш ителә.

СУГАН КАБЫГЫ

Ул витаминнарга һәм антисептик үзлекләргә ия фитонцидларга бай. Суган кабыгыннан ясалган төнәтмә гөлләрнең иммунитетын арттыра һәм корткычларны куркыта. Аны әзерләү өчен бер уч коры суган кабыгын бер литр кайнар су белән бутарга. Ике көн тотып, сөзәргә һәм аннары су сибү өчен кулланырга була.

ФОТО: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев