Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Чаңгы тотып кулларга...

Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Ун көн буена ашаган бәлеш төпләреннән, оливье салатларыннан җыелган артык килограммнардан котылыр өчен, шәһәрдә бар шартлар да бар. Иренмә генә!

Тимераякта шуу

Танылган фигурачылар турында фильмнар карарга, фигуралы шуу яисә хоккей ярышларын күзәтергә күпләр ярата. Кыш көнендә булмаса, үзегез кайчан бозга басарсыз соң? Уңайлы киенәсез, күңелле төркемгә җыеласыз һәм - турыдан-туры боз өстенә! Бүген шәһәрдә һәм районда берничә шугалак эшләп килә:

- Боз сараенда;

- "Яшьләр" стадионында;

- Тынычлык проспектында, физкультура-спорт комплексы белән янәшә;

- Хлыстовода, ФСК янында.

Алабугалыларга бер сәгать шуган өчен 25-50 сум түләргә туры киләчәк. Әгәр үз тимераякларыгыз булмаса, моңаерга кирәкми. Теләгән кешегә аларны прокатка алырга мөмкин. Тимераяк алып торган өчен зурларга 40 сумнан 80 сумга кадәр, ә балалара − 20-50 сум түләргә кирәк булачак.

Чаңгыда чыгу

Бу да кышкы ялның бик шәп төре. Алабугада төп чаңгы юлы, гадәттәгечә, Танайка урманында урнашкан. Аны шулай ук, җитәрлек дәрәҗәдә кар яугач, элекке мәйдан территориясендә дә булдырырга ниятлиләр. Чаңгыда ялгыз гына да, дуслар белән дә йөрергә була, иң мөһиме - җылы киенү. Чаңгысы булмаганнар аны 60-100 сумга прокатка алырга мөмкин.

Таудан шуу

Таучыклар - гаилә белән күңел ачу өчен менә дигән урын. Шәһәрдә аларның кардан да, агачтан да ясалганнары бар. Тәвәкәлләп, балаларыгыз, якыннарыгыз белән "Яшьләр" стадионына, элекке мәйданга, тәүлек буе шуарга мөмкин ял базаларының берәрсенә китәргә була, аларның территориясе яктыртылган. Үз шугычларың яки тюбингларың булмаганда, тимераяк һәм чаңгыларны алган кебек үк, аларны да алып торырга була. Прокатка алуның бер сәгате якынча150 сумга төшәчәк.

Экстремаль ял

Алабугалыларның гадәти булмаган ял төрен сайларга, мәсәлән, кар чаналарында шуып карау мөмкинлеге бар. Бу транспорт карлы тау битләре, кар көртләре кебек төрле каршылыкларны җиңә. Прокат үзәгендә шулай ук сноуборд һәм бөтен кирәк-яракны алып торырга була, ул Нефтьчеләр проспекты буенча "Рубин" гаражлар җәмгыятендә урнашкан. Аннан инде чаңгы комплексларының берсенә китәргә мөмкин. Мондый ял, әлбәттә, күп кенә уңай хис-кичерешләр алып киләчәк.

Санап чыкканнардан тыш, бездә бассейнда йөзәргә, теннис, футбол, волейбол уйнарга шартлар булдырылган. Күңелеңә ошаган кышкы спорт төрен сайларга гына кирәк.

Мария ТИМАШЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев