Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Чамасын бел!

Кайбер үсемлекләрне халык дәва буларак еш куллана. Ләкин аларны эчкәндә дә чама белергә кирәк.

* Кара миләш белән кан оешучанлыгы югары булганда, ашказаны гастриты һәм җәрәхәте, уникеилле эчәк, гипертония авырулары вакытында бик мавыкмаска.

* Алоэ - йөкле хатыннарга ярамый, ул кече оча сөяккә кан килүне көчәйтә.

* Каенның сулы төнәтмәсе бөерләрне ярсытырга мөмкин. Аны да озак кулланырга ярамый.

* Каен гөмбәсе (чага) - берникадәр вакыт файдалангач, вегетатив нерв системасын ярсытуы ихтимал. Дозаны киметә барган саен, бу халәт тә юкка чыга. Гөмбә препараты белән бер үк вакытта глюкоза һәм пеницилин эчәргә киңәш ителми.

* Дүләнә (боярышник) - гипертония чире вакытында ярамый. Баш авыртырга, йокыны китерергә, хәтта депрессия башланырга мөмкин. Бу халәтне җиңәргә 1-2 стакан каты чәй яки кофе булышачак.

* Валерианны озак һәм күп итеп кулланырга ярамый. Ул ашкайнату системасына тәэсир итәргә, башны авырттырырга, күңелне болгатырга, нервыларны ярсытырга, йөрәк эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин.

* Зәңгәр мәтрүшкә - йөкле хатын-кызларга, кан басымы түбән булганнарга эчәргә киңәш ителми.

* Сары мәтрүшкә - кан басымы югары булган кешеләр чаманы онытмасын иде. Үлән кояшның тирегә тәэсирен көчәйтә, шуңа күрә аны җәй көне бөтенләй кулланырга киңәш ителми.

* Балан - буыннарга тоз утырганда яки бөерләр авыртканда ярамый.

* Мүк җиләген йөклелекнең башлангыч чорында, ашказаны җәрәхәте, уникеилле эчәклек авырулары вакытында кулланудан тыелыгыз.

* Гранат (җимеш) - согын су белән кушып эчәләр, чөнки андагы кислоталар ашказанын ярсыта, теш эмален ашый. Аның кабыгын да сак кулланырга кирәк: артыкка китсә, башны әйләндерергә, хәлсезләндерергә, күзне начарайтырга һәм тәнне көзән җыерырга мөмкин.

vatantat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев