Чамасын бел!
Кайбер үсемлекләрне халык дәва буларак еш куллана. Ләкин аларны эчкәндә дә чама белергә кирәк.
* Кара миләш белән кан оешучанлыгы югары булганда, ашказаны гастриты һәм җәрәхәте, уникеилле эчәк, гипертония авырулары вакытында бик мавыкмаска.
* Алоэ — йөкле хатыннарга ярамый, ул кече оча сөяккә кан килүне көчәйтә.
* Каенның сулы төнәтмәсе бөерләрне ярсытырга мөмкин. Аны да озак кулланырга ярамый.
* Каен гөмбәсе (чага) — берникадәр вакыт файдалангач, вегетатив нерв системасын ярсытуы ихтимал. Дозаны киметә барган саен, бу халәт тә юкка чыга. Гөмбә препараты белән бер үк вакытта глюкоза һәм пеницилин эчәргә киңәш ителми.
* Дүләнә (боярышник) — гипертония чире вакытында ярамый. Баш авыртырга, йокыны китерергә, хәтта депрессия башланырга мөмкин. Бу халәтне җиңәргә 1-2 стакан каты чәй яки кофе булышачак.
* Валерианны озак һәм күп итеп кулланырга ярамый. Ул ашкайнату системасына тәэсир итәргә, башны авырттырырга, күңелне болгатырга, нервыларны ярсытырга, йөрәк эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин.
* Зәңгәр мәтрүшкә — йөкле хатын-кызларга, кан басымы түбән булганнарга эчәргә киңәш ителми.
* Сары мәтрүшкә — кан басымы югары булган кешеләр чаманы онытмасын иде. Үлән кояшның тирегә тәэсирен көчәйтә, шуңа күрә аны җәй көне бөтенләй кулланырга киңәш ителми.
* Балан — буыннарга тоз утырганда яки бөерләр авыртканда ярамый.
* Мүк җиләген йөклелекнең башлангыч чорында, ашказаны җәрәхәте, уникеилле эчәклек авырулары вакытында кулланудан тыелыгыз.
* Гранат (җимеш) — согын су белән кушып эчәләр, чөнки андагы кислоталар ашказанын ярсыта, теш эмален ашый. Аның кабыгын да сак кулланырга кирәк: артыкка китсә, башны әйләндерергә, хәлсезләндерергә, күзне начарайтырга һәм тәнне көзән җыерырга мөмкин.
Чыганак
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев