Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

«Эксибишен» үстерү серләре

Иң популяр суганны үстерү буенча киңәшләр.

«Узган ел хәзер бик популяр булган «Эксибишен» суганын утыртып караган идем. Уңышы бик яхшы булды, шуңа үз тәҗрибәм белән уртаклашырга булдым», — дип яза Казанда яшәүче Рәсимә Гафурова. 

«Суган орлыгы кабында алдан эшкәртергә кушылмаса, шул килеш утыртырга мөмкин. Язылмаган булса, 1 л суга 1 г марганцовка исәбеннән катнашма ясап, орлыкны 45 минут чамасы шунда тотып алырга кирәк. Аннары суын түгеп, орлыкны киптерәсе. Суганның тамырлары хәйран озын була, шуңа күрә биеклеге 15–20 сантиметрдан ким булмаган савыт сайлагыз. Үсенте үстерә торган туфрак салып, шунда орлыкларны чәчәбез. Суны пульверизатордан гына сибәргә кирәк. Алар берәр атнадан тишелеп тә чыга. Суган үсентеләре бераз ныгыгач, балконга чыныктырырга чыгарырга да була. Андагы температура 6 градус җылыдан ким булмасын. Ә май урталарында, туфракта кыраулар күзәтелми башлагач, бакчага күчереп утыртырга мөмкин», дип китерә Рәсимә ханымның киңәшләрен «Ватаным Татарстан» сайты.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев