Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Эремчекле таякчыклар

Чәй янына бик җиңел генә ясала торган тәмле ризык.

Кирәк:
200 грамм эремчек, 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 200 грамм атланмай, 1 аш кашыгы каймак, аш серкәсе белән сүндерелгән 0,5 чәй кашыгы сода, тәменчә ванилин, бизәү өчен шикәр оны.
Әзерләү ысулы:
Эремчеккә әз-әзләп он, шикәр комы, йомшарган атланмай, сода, ванилин, каймак кушып, каты булмаган камыр басарга. Тактага салып, камырны ярты сантиметр җәяргә һәм пычак белән таякчыклар кисәргә. Аларны алдан маргарин белән майланган табага тезәргә һәм 250 градуска кадәр җылытылган духовкада 20 минут тирәсе (йөзе килгәнче) пешерергә. Әзер печеньега шикәр оны сибәргә.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев