Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Эремчекле шарчыклар

Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз.

1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе. Эремчек корырак булса яхшы. Әмма бик коры эремчек пешергәндә камыр эчендә катып китәргә дә мөмкин. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев