Фасоль һәм тавык итеннән салат
6-8 порция өчен кирәк: 2-3 помидор 500 грамм чамасы тавык ите 150 грамм каты сыр 1 банка кызыл фасоль Яшел салат яфрагы Сухариклар Майонез яки каймак
Әзерләү:
- Помидор һәм салатны ваклап турарга. Сырны угыч аша чыгарырга.
- Тавык итен турарга һәм әкрен утта, сыеклыгы чыгып беткәнче 20 минут чамасы кыздырырга.
- Туралган һәм кыздырылган ингредиентларны фасоль белән кушарга, майонез яки каймак белән болгатырга. Салат өстенә сухариклар сибеп табынга бирергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев