Фасоль, ветчина һәм сухариклар белән салат
Кирәк: 1 банка консервланган фасоль, 200 грамм ветчина, 2 зур булмаган тозлы кыяр, 3 пешкән йомырка, сохари ("Кириешки" кебек булса да ярый), майонез, тәменчә сарымсак, петрушка, укроп - тәменчә, тоз һәм борыч.
Әзерләү:
Фасольнең сыеклыгын агызырга. Ветчинаны озынча, ә кыярларны шакмаклап турарга. Йомыркаларны угыч аша чыгарырга. Петрушка белән укропны һәм сарымсакны вак итеп турарга. Салатны майонез белән болгатырга. Салатны табынга куяр алдыннан сохариларны кушарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев