Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Февральдә бакчачы мәшәкатьләре

Кышның соңгы аена аяк бастык. Тиздән яз, димәк киләчәк уңыш турында уй-фикерләр туа.

Хәзер үсентеләргә туфрак сатып алу өчен иң кулай вакыт. Чәчү алдыннан туфрак салынган пакетны чиләккә утыртыгыз һәм аңа кайнар су (60-70 градустан да ким түгел) салыгыз, капкач белән каплагыз һәм су тулысынча суынганчы тотыгыз. Мондый парландыру туфракны зарарсызландырачак. Грунтны үзегезгә дә әзерләргә була, моның өчен бер чиләк торфка ярты чиләк ком һәм бер литрлы банка белән көл кушарга кирәк. Көл урынына акбур яки известь, я булмаса доломит өстәргә була. Торф урынына кокос субстраты (бер чиләк суга бер кисәк) кулланырга мөмкин. Субстрат кисәген бүрттерү өчен аны кайнар суга салырга һәм капкач белән каплап, суынганчы тотарга кирәк.
***
Борыч һәм баклажанның биек булып үсүче һәм гибрид сортларын февральнең егерменче числоларында (иң яхшы көннәр — 12сеннән 17сенә кадәр) утыртырга, ә биек үсә торган томатларны мартның беренче көннәрендә чәчәргә мөмкин.

Борыч орлыклары авыр тишелә, шуңа күрә аларны стимуллаштырырга киңәш ителә. Моның өчен башта орлыкларны чүпрәккә төреп, ярты сәгатькә кайнар су (температурасы 50о С) салынган термоска төшерегез, аннан соң судан алып, тәлинкәгә чүпрәге белән бергә салыгыз һәм бер тәүлеккә суыткычның туңдыру камерасына куегыз. Аннан алу белән шунда ук туфракка чәчегез.

Борычлар күчереп утыртуны авыр кичерә (аларның суыручы тамырлары җиңел өзелә һәм бик авыр төзәлә). Шуңа күрә аларны шунда ук ярты литрлы савытларга араларын 2-3 сантиметр чамасы калдырып, өчәр орлык утыртырга киңәш ителә. Киләчәктә борычларны тирәнәйтмиләр, шуңа күрә аларны шунда ук тирәнгәрәк утыртыгыз (3-4 сантиметр).

Аннан стаканнарны полиэтилен капчыкларга утыртып, өсләрен бәйлиләр һәм җылы урынга урнаштыралар. Болай эшләгәндә, борычлар 1 атнадан тишелеп чыга. Моның өчен аларны 28-30 градус җылылыкта тоту кирәк. Һава температурасы 40 градустан югарырак күтәрелсә һәм 20 градустан түбән төшсә дә, борыч орлыклары харап булачак.

Тәүге шытымнар күренү белән үк, савытларны башта бер атнага якты, салкынча урынга (15 градус чамасы), аннан якты һәм җылы урынга куялар. Яфраклар күренә башлау белән сыек ашлама бирә башлагыз, чөнки борычлар калий ярата. Баклажан һәм помидор орлыкларын да борыч чәчкән кебек чәчәләр, ләкин 2 сантиметр тирәнлеккә. Баклажаннар — азот, ә помидорлар фосфор ярата. 
***
Кайчагында февраль җылылары агач кәүсәләре нигезендәге карны юкка чыгара. Бу очракта, әгәр 20 градустан да түбәнрәк булган салкыннар көтелсә, агач штамбларын (кәүсәнең тамырдан алып беренче ботакларына кадәр өлеше) җылытырга кирәк. Җылытылган штамбларда камбий (сабак һәм тамырлардагы үсеш һәм калынлыкны тәэмин итүче ясалгы тукыма) яхшы сакланачак, бу үсентеләрнең нормаль үсешен тәэмин итә.

Февральдә табигый кышкы тынычлык фазасы агачларда мәҗбүри тынычлык фазасы белән алышына башлый. Алар җылылык булмау аркасында гына вегетацияне башламый тора.Тышкы яктан бу сизелми. Тик нәкъ менә шул вакытта тәүлеклек температураның тирбәлеше кискен арта. Көндез агачның барлык тукымалары кояшта җылына һәм эри, бу вегетация башлануга этәргеч бирергә мөмкин.

Төнлә түбән температуралар тәэсирендә агач тукымалары янә туңа, аларда боз кристалллары барлыкка килә һәм күзәнәкләрнең стеналарын зарарлый. Чыныгу булмау нәтиҗәсендә күзәнәнәкләрнең үлүе күзәтелә. Февраль ахырында бу еш күренеш, ул вакытта агачларның камбиендә тәүлеклек тирбәлешләр температурасы 30-40 градуска җитә.
***
Февральнең икенче яртысында агач кәүсәләренең һәм төп ботакларының агартуын яңартырга кирәк. Моны 5 градустан да түбән булмаган температурада эшләгез. Февраль җылылары вакытында бигрәк тә җиләкләрне кайгырту мөһим. Кар юк икән, туфракны тирес белән, ә үсемлекләрнең үзен — коры үлән яки чыршы ботаклары белән җылытыгыз.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев