Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Галимнәр: көн саен йомырка ашау үлемгә китерергә мөмкин 

Бер зур йомыркада 200 миллиграммга якын холестерин бар.

Белгечләр тавык йомыркасын әле бик файдалы дип аңлата, әле бик зарарлы дип игълан итә. Бигрәк тә йомырка сарысы турында фикерләр төрле. Америка галимнәре әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен чираттагы тикшерү үткәрде.

Аларның мәгълүматларына караганда, йомыркаларны еш куллану йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының (ә бу бөтен дөньяда үлем-китемнең төп сәбәбе) һәм хәтта вакытыннан алда үлү куркынычын арттыра.

30 елдан артык дәвам иткән күләмле һәм озак вакытлы тикшеренүләрдә утыз мең америкалының туклану турында мәгълүматы анализлана. Ачыкланганча, йомырканың сарысында булган холестерин аны бик еш кулланганда зыянлы икән.

База дәрәҗәсеннән артык ашала торган һәр 300 миллиграмм холестерин йөрәк һәм кан тамырлары авырулары куркынычын 17 процентка арттыра, дип белдерә галимнәр. Үлем куркынычы 18 процентка арта. Шуңа күрә йомырка янәдән зыянлы продуктлар исемлегенә кертелде. 

Табиблар фикеренчә, атнага берничә йомырка ашарга була, әмма көндәлек омлетлардан баш тартырга кирәк булачак. Бер зур йомыркада 200 миллиграммга якын холестерин бар. 

Моннан тыш, чи йомырка куллану сальмонелла белән зарарлану куркынычын арттыра(бытбылдык йомыркасыннан тыш).

Гомумән, чамасын белеп ашаганда йомырка — файдалы ризык. Аның составында 40тан артык витамин — холин, В1, В2, В6, В9, В12, А, С, D, Е, К, Н һәм РР, шулай ук бик күп микро- һәм макроэлемент бар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев