Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Газ җиһазларын техник тикшерү мөһим

"Алабугагаз" идарәсе һәм аның структур подразделениеләре кулланучыларны газ ягулыгы белән тәэмин итүне һәм ике як арасында төзелгән килешү нигезендә газ җиһазларының төзеклеген тикшереп торуны төп бурычы итеп куя.

Зәңгәр ягулык өчен бурычлары булганнарны, нәтиҗәдә, газдан өзәләр. Ә менә газ җиһазларына техник тикшерү үткәрүче Горгаз хезмәткәрләрен өйләренә кертмәүче алабугалылар аеруча зур борчу тудыра. Шул ук вакытта техник тикшерү үтмәгән газ җиһазлары, потенциаль куркыныч чыганагы буларак, зәңгәр ягулыктан өзелгән булырга тиеш. Шуңа да карамастан, алда атап үтелгән килешү шартлары да, идарә хезмәткәрләренең халык арасында планлы техник хезмәт күрсәтүнең мөһимлеген аңлату эшләре дә, газета-журнал һәм телевидениедә көнкүреш газ шартлау очраклары турындагы хәбәрләр дә тиешле нәтиҗәгә китерми. Ә бит бу проблема безнең һәрберебезгә: күршебезгә, дустыбызга, торак фондны һәм коммуналь объектларны куркынычсыз файдалану өчен җаваплы кешеләргә кагыла. Йортыбыз һәм фатирыбыз вакытлыча кунып чыга яки кыска вакытта яшәп китә торган урын түгел. Күп фатирлы йортларда безне бер-беребездән юка диварлар гына аерып тора. Берничә йөз кеше яшәгән шундый йортның аскы катында барлыка килгән шартлауның нинди нәтиҗәгә китерүен күзаллавы да куркыныч. Бер, ике подъезд, хәтта йорт тулысынча җимерелергә мөмкин. Шартлау шәхси секторда булган очракта, аның нәтиҗәсендә чыккан ялкын күрше йортларга күчәргә мөмкин. Кемнеңдер бу вәзгыятьне аңлап бетермәве, ваемсызлыгы яки битарафлыгы өчен кеше тормышы белән түләү кирәкме икән? Иртәме-соңмы күрше фатирдан яки йорттан бәла-каза килүен көтеп утырмыйк. Башкалар тормышын куркыныч астына куеп, төзек булмаган газ приборларыннан файдаланучы күршеләр белән сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Газ идарәсе хезмәткәрен өенә кертмичә, шуның белән мактанып йөрүчеләрне урынына куярга кирәктер, бәлки? Шунысы шаккатыра: тормыш һәм торакка булган саксыз караш яраткан машинага булган мөнәсәбәттән нык аерыла. Барыбызга да яхшы билгеле: техник хезмәт күрсәтелү турындагы талонны алмыйча торып, машинада ерак китеп булмый. Әмма автомобильгә акчаны да, вакытны да кызганмыйбыз.

Кодлы йозак куелган подъездларга керү мәсьәләсе дә хезмәткәрләргә газ җиһазын тикшерүне кыенлаштыра. Бу очракта подъезд буенча җаваплы кешеләргә МЧС, "ашыгыч ярдәм", АДС, газовиклар кебек ашыгыч хезмәтләрне подъездга кертү хокукы бирелергә тиеш. Алар кодлы йозакларның шифрларын бу хезмәтләргә вакытында тапшырып, шифр үзгәргән очракта хәбәр итеп торырга тиеш.

Төзек булмаган төтенгечләр һәм вентиляция каналлары шулай ук тормыш өчен зур куркыныч чыганагы. Шул сәбәпле, "Алабугагаз" идарәсе төтен чыга торган морҗаларны, төтен чыга торган юлларны, вентиляция каналларын ягулык сезоны алдыннан тикшерергә һәм кирәк булган очракта чистартырга яки төзекләндерергә чакыра.

Югары дәрәҗәдә куркыныч булган предметлар белән эш итүнең иң гади кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз. Ваемсызлыгыбыз өчен үзебезнең һәм якыннарыбыз тормыш белән түләгәнне онытмасак иде.

Е.В.РЯБИНИНА, техкабинет мөдире.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев