Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Гөлҗимешнең файдасы

Белгечләр фикеренчә, гөлҗимештә С витамины әфлисундагыга караганда күбрәк. 

Аны иммунитетны күтәрү, организмны ныгыту өчен кулланалар, шулай ук ул салкын тиюләрне, сулыш алу юлларын дәвалау өчен кулланыла. Моннан тыш, гөлҗимеш азканлылыктан, атеросклероз, югары кан басымыннан, ашказаны һәм хатын-кыз авыруларыннан файдалы.

Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.

  • Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан яхшы. Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су алына. Кайнатып чыгаргач, тагын 10 минут талгын утта тотарга кирәк. Аннары термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй калагы бал салырга мөмкин.
  • Витамин җитмәгәндә, менә бу ысул яхшы. 100 грамм гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.
  • Йөрәк авыруларыннан файдалы төнәтмә болай ясала. 3 аш кашыгы гөлҗимешне ваклап, кәстрүлгә салып, өстенә 200 мл кайнар су агызырга. Капкач каплап, 5-10 минут әкрен утта тотарга, аннары термоска бушатып, 4 сәгать көтәргә кирәк. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр.
  • Ашказаны-эчәк авырулары өчен сыек төнәтмә әйбәт. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салалар. Утта 10 минут тоткач, 1 сәгать термоста төнәтәләр. Сыеклыкны көнгә өч тапкыр ярты стакан эчәргә мөмкин.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев