Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Гөмбәле һәм итле рулет

500 грамм сыер ите, 3-4 данә пешкән йомырка, 150 грамм пешкән гөмбә, 2-3 тырнак сарымсак, 2-3 аш кашыгы томат пастасы, тәменчә тоз, борыч, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк.

Махсус чүкеч белән итне тапаларга, тоз, борыч сибәргә. Тапаланган ит өстенә ваклап туралган гөмбә, туралган сарымсак, урталай киселгән йомырка салып, җайлап кына рулет кебек төрергә һәм бәйләргә. Өстен томат пастасы белән майларга.

Майланган табага рулетны куеп, духовкага пешерергә куярга. Әлеге рулетның, гомумән, кыздырылган итнең пешеп җиткәнен белү өчен өстенә очлы әйбер белән басып карарга кирәк. Әгәр аннан төссез сок бүленеп чыга икән, димәк, ит пешкән дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев