Горбуша белән бәрәңге
Эш атнасы ахырында җиңел һәм туклыклы ризык пешереп алырга тәкъдим итәбез.
Кирәк:
Горбуша балыгы
Бәрәңге
Кишер
Суган
Тоз-борыч, үзегез яраткан тәмләткечләр.
Әзерләү:
1) Балыкны порцияләргә турарга. Тоз-борыч, тәмләткечләр сибеп 15 минут тотарга.
2) Бу вакытта кишер, суган, бәрәңгене чистартырга, кисәкләргә турарга.
3) Барысын бергә кушып болгатырга.
4) Махсус җиңсәгә (рукав) барысын тутырып, духовкада 40-45 минут пешерергә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев