Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Горчица белән кыяр тозлау ЫСУЛЫ

Юлия Исәнбаева рецепты.

3 литрлы банкага кирәк: 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгын өеп тоз, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 7 тырнак сарымсак, 4–5 укроп кәрзине, 1 чәй кашыгы горчица орлыгы, 7 данә кара борыч. Теләсәгез, карлыган, чия, кура җиләге яфраклары һәм керән тамыры салырга мөмкин.

Кыярларны стерильләштергән банкаларга тутырабыз. Кайнап торган су салып, 15 минут тотабыз. Аннары кыярга салып торган суны кәстрүлгә салабыз, аңа тоз, шикәр комы, борычны салып, акрын утта 10–15 минут кайнатып, тозлык әзерлибез. Ул кайнаган арада банкаларга укроп, сарымсак һәм горчица орлыгын салып чыгабыз. Аннары банкаларга тозлыкны һәм өстенә серкә салып, калай капкачлар белән ябып, бер тәүлек җылы әйбергә төреп тотабыз.

Чыганак
Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев