Гранат — табигый инсулин
Эче генә түгел, кабыгы, чәчкәсе, тамыры да шифалы үзенчәлекләргә ия.
Косметологиядә да алыштыргысыз чара ул. Аны нигез итеп эшләнгән кремнар, майлар шулай ук тирегә уңай тәэсир итә: шомарта, агарта, сипкелләрне, тапларны бетерә, тырнакларны, чәчне ныгыта.
Диабет вакытында файдалы
Бик еш кына гранатны табигый инсулин дип тә атыйлар. Гранат — диабет белән авыручы кешеләргә кулланырга мөмкин булган һәм кирәк булган җиләк-җимеш. Табиблар ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр 0,5 чәй кашыгы гранат согы эчәргә киңәш итә. Бу исә кандагы шикәр дәрәҗәсен стабильләштерә.
Гранатның гемоглобинны арттыруы күпләргә билгеле
Кеше организмының ризыктагы тимернең 10-15 процентын гына үзләштерүен исәпкә алсак, гранаттан тимернең үзләштерү проценты бик югары түгел. Ләкин гранатны башка продуктлар — әйтик, сыер ите, диңгез продуктлары, гөмбә белән бергә ашаганда, гемоглобин дәрәҗәсен күтәреп була.
Хәтерне яхшырта
8 грамм гранат согын дүрт атна дәвамында куллану — хәтер күрсәткечләрен сизелерлек яхшырта.
Кабыгы да файдалы
Анар кабыгыннан төнәтмәләр дә ясап була. Анда органик кислоталар шактый. Ул ялкынсыну авырулары вакытында тамакны һәм авыз куышлыгын бик яхшы тынычландыра, инфекцияне юк итә.
Көнгә күпме гранат ашарга ярый
Күләме буенча, көнгә 150 г гранат җимеше организмга җитәрлек. Сүз сок турында барса, аның тәүлеклек нормасы 100-150 мл.
Теләсә нинди продукт бер кеше өчен файдалы һәм икенчесе өчен зарарлы булырга мөмкин. Гранатның организм өчен зыянлы очраклары да бар, шуңа көчле авырулар, аллергиялар булганда табиб киңәше комачауламас.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев