Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк

Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.

Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.

2-3 сарымсак тешен угычта уып, аны шулкадәр үк бал белән катнаштырыгыз һәм савытны икенче сулы савытка куеп ут өстенә утыртып, 36-40 градуска кадәр җылытыгыз. Әзер катнашма пыяла савытта саклана. Грипп кебек вируслы авырулардан саклану өчен аны көненә ике тапкыр берәр балкашык күләмендә (җылы су белән йотып җибәреп) 3-7 көн кулланырга киңәш ителә.

Суган, сарымсакның тамыр ягын кисеп, борынның әле бер, әле икенче тишеге белән иснәргә. Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк.

һәр көнне бер аш кашыгы ваклап тураган суганны бер аш кашыгы каймакка салып, көндезге аш вакытында ашарга.

Грипп киң таралган көннәрдә көн саен ике-өч тырнак сарымсак ашарга.
Чыганак
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев