Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Гуакамоле

Гуакамоле - авокадодан әзерләнгән традицион мексика ризыгы.

Теләктән чыгып, аны салат яки гарнир итеп бирергә, соус ясарга була.

2 кешелек ризык өчен 1 өлгергән авокадо, 1 эре помидор, 1 баш баллы суган, бер кисәк болгар борычы, 2/1өлеш лимон, зәйтүн мае, тәменчә тоз алына.

Әзерләү:

1. Суган, борыч, помидорны шакмаклап турарга, авокадоны ике кисәккә урталай бүләргә.

2. Авокадоны кабыгына зыян китермичә йомшагын саклык белән алырга.Төшен ташларга ашыкмагыз, чөнки авокадоның йомшагы

тиз арада карала, ә төшне якында тотканда ул бу процессны беразга кичектерә.

3. Авокадо йомшагына лимон согы сыгып, чәнечке белән изгәләргә. Ул пюре рәвешенә килә.

4. Калган яшелчәләрне шушы катнашмага кушарга, тоз салып яхшылап болгатырга һәм зәйтүн мае салырга. Барлыкка килгән массаны авокадо кабыгына тутырырга. Өстен яшел петрушка белән бизәп табынга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев