Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгарырга сәләтле җимеш билгеле

Моннан тыш, ул хәтерне яхшырта һәм кан тамырларын ныгыта.

Медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов анар (гранат) һәм анар согы организмны яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый ала, дип белдерде. Галим әйтүенчә, бу продуктлар антиоксидант матдәләргә бай, алар ялкынсыну белән яхшы көрәшә. Нәкъ менә организмдагы ялкынсыну процесслары табигый рәвештә һәлак булган күзәнәкләрнең организмнан чыгарылмыйча җыелуына һәм яман шеш барлыкка китерүгә сәбәпче була. 

Гранатта булган матдәләр рак күзәнәкләренең арту тизелеген киметеп кенә калмый, ул аларны юкка чыгарырга да мөмкин, дип хәбәр итә Медикфорум.

Доктор гранаттагы матдәләрнең ашказанындагы, авыз куышлыгындагы ялкынсыну процесслары белән көрәшә һәм буыннардагы ялкынсынуны киметә ала дип аңлатты. 

Моннан тыш, ике атна дәвамында көненә бер стакан анар согы эчү холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк. Шулай ук гранат кан тамырларын ныгыта һәм хәтерне яхшыртып, баш миенең эшенә уңай йогынты ясый.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев