Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Яңа ел төнен ничек каршыларга?

Өегез интерьерында кызыл төс булмау хәерле.

Кара Куян елы булганга күрә, өстенлекнең кара төскә бирелүе дә сәер түгел. Классик кием яратучылар ак яисә соры төстәге костюм кия ала. Куян гына түгел, ә Мәче елы да бит бу, шуңа күрә өч төрле төсне кушып, зәвыклы итеп киенә белсәгез, бик яхшы булачак.

Киемегез, чәчегез, гомумән, Яңа ел төненә образ уйлаганда өстенлекне гадилеккә бирегез, купшылык артык булыр.

Өегез интерьерында кызыл төс булмау хәерле. Бүлмәләрегезне бизәү өчен якты төсләрне, яшелне сайлагыз. Тере чәчәкләрегез, бүлмә гөлләрегез бар икән, бик әйбәт. Хайван принтлы җәймәләрегезне алып куеп торыгыз. Ел хуҗасы «көндәш бар» дип уйламасын. Кәнәфи, диваннарыгызга йомшак япкычлар алып җәегез, уңайлы, кечкенә генә мендәрләр тезеп куегыз. Урын җайлы, уңайлы булуы белән үзенә җәлеп итеп торырлык булсын.

Ел хуҗалары икәү булганлыктан, өстәлегез сые куянга да, песигә дә хуш килергә тиешлеген онытмагыз. Балыкның төрлесе булсын: кыздырганы, тозлысы. Яшелчәләр дә кызганмагыз. Төп игътибарны кабымлык һәм салатларга биреп карагыз әле. Кунакларыгызга төп сый итеп — тутырылган тавык тәкъдим итегез.
Чыганак
Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев