Язгы эшләр ашыктыра
Яз бакча эшләренә ашыктыра. Хәзер агач-куакларны дөрес итеп тукландыру, бакчага кайбер орлыклар чәчү мөһим.
Җимеш агачлары һәм җиләк куаклары
Крыжовник, карлыган, кураның корыган, картайган ботакларын кисеп алырга кирәк. Картайган ботакларны ничек танырга дисезме? Алар яшь ботакларга караганда караңгырак төстә була. Бөреләре исә кәбестә күчәне кебек нык бүрткән булмаска тиеш. Юкса бу хәл бөредә талпан оялавын аңлата. Шуның аркасында куак яфраклары һәм җимешләре үсмәскә мөмкин. Мондый бөреләрне (ботагы белән бергә) өзеп яндырыгыз.
Язгы эшләрнең тагын бер мөһим этабы — туфракны йомшарту. Җиләк куаклары, виктория төпләрен, тамырларына зыян китермичә (20 см тирәнлектә ята), саклык белән генә йомшартыгыз. Белгечләр әйтүенчә, язын туфракны йомшарту су сибүне алыштыра, куакларның әйбәт үсеп китүенә ярдәм итә, тамырларына «сулыш алу» мөмкинлеге бирә. Җиләкләр һәм җимеш агачларын июль урталарына кадәр әледән-әле азотлы ашламалар белән «сыйлап» торырга кирәк. Моның өчен иң яхшысы — сидекчә (мочевина). Яңгыр алдыннан яки су сипкәнче агач-куак төбенә бераз ашлама сибеп калдырырга була. Яисә суга салып болгатырга һәм шул суны сибәргә.
Җиләк культуралары бор, тимер, марганец кебек микроашламаларны да ярата. Аларны турыдан-туры яфракларына тидерү әйбәт (җәй урталарына кадәр ике тапкыр). Җиләк — органик ашламаларга да «мөкиббән». Викториягә тиресле сыекча, кура җиләгенә компост кертсәгез, бик шәп уңыш алачаксыз.
Яшелчә түтәлләре
Төнге салкыннар чигенеп, туфрак 5 см тирәнлектә 3-6 градуска кадәр җылынуга, түтәлләр әзерли башларга була. Ачык туфракка иң элек редис, торманың җәйге сортларын, шуннан соң кишер, петрушка, укроп, салат, шпинат орлыклары чәчәләр. Кишерне соңрак та чәчәргә була. Тик шуны белеп торырга кирәк: аның шытымнары пәйда булу кишер чебене очкан чорга (майның икенче яртысында башлана) туры килмәскә тиеш. Юкса чебен личинкалары тамыразыкны тишкәләп бетерәчәк.
Чәчкәнче, кишер һәм укроп орлыкларын суга салып торыгыз. Болай эшләгәндә, үсемлеккә тишелеп чыгарга комачаулый торган эфир майлары юкка чыга һәм шытымнар тизрәк пәйда була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев