Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Җиләкле рецептлар: кайнатма, джем, как

Бакча җиләге өлгереп килә. Аны нәрсә эшләтим дип баш ватсагыз, бу рецептлар сезгә файдага булыр.

Туңдыру
Җиләкне туңдырганда аның файдалы үзлекләре озаграк саклана. Еш кына җиләкләрне, артык су җыелмасын өчен, юмыйча туңдыралар. Пычрак булса, тиз генә суда чайкап алып, сөлгегә җәеп киптерегез. Җиләкләрне бер кат итеп тәлинкәгә тезеп, суыткычта катырганнан соң, контейнерларга тутырып куйсагыз, алар яңа өзгән кебек сакланачак.

Кайнатма
Кирәк: 1 кг җиләк, 1 кг шикәр комы, 2 г лимон кислотасы.

Чистартылган җиләккә 150–200 г шикәр комы салып болгатып, 3 сәгать тотарга. Барлыкка килгән сиропны кәстрүлгә салып утка куярга. Аңа калган шикәр комын өстәп, 5 минут эреп беткәнче кайнатырга. Әзер сиропка җиләкләрне салып, кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач, сүрән утта тагын 2 минут кайнатып алырга. Аннары сүндереп, кәстрүл капкачын каплап, 2–3 сәгатькә калдырырга. Суынган кайнатманы сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, моны шул рәвешле 3 тапкыр кабатларга була. Лимон кислотасын өстәгәч, 10 минут кайнатып алырга һәм стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, каплап куярга кирәк.

Джем
Кирәк: 1 кг җиләк, 700 г шикәр комы, 5 г лимон кислотасы.

Куерак булсын өчен желатин яки пектин өстәргә мөмкин.

Чистартылган җиләкне кәстрүлгә салып кайнатып чыгарырга. Кайнап чыккач, сүрән утта 10 минут кайнатып алырга. Аннары аңа шикәр белән лимон кислотасын салып, эреп беткәнче болгатырга. Стериль банкаларга салып, калай капкач белән капларга да төреп тотарга. Суынгач салкын урынга куярга.

Как
Кирәк: 600 г җиләк, 2 аш кашыгы лимон согы, 6 аш кашыгы бал.

Чистартылган җиләккә бал, лимон согын кушып яхшылап блендерда изәргә. Әзер җиләк боламыгын табага пергамент кәгазе җәеп, өстенә юка гына итеп салырга. 75 градуска кадәр җылытылган мичтә 3 яки 3 сәгать ярым чамасы тотарга. Әзер булганнан соң, какны бүлгәләп, төреп куярга мөмкин.

Чыганак
Фото: freepik. com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев