Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Иммунитет өчен тәмлүшкә

Кыш бетеп, яз якынлашып килгәндә иммунитетның көчен арттыру артык булмас.

Без дә организмны витаминнар белән баетып, үзе тәмле, үзе файдалы бер тәмлүшкә ясыйк әле. 
 

Кирәк: 
Күрәгә, йөзем, кара җимеш, инҗир, әстерхан чикләвеге (грецкий орех), лимон, бал бер күләмдә алына. Кипкән җимешләрне, эшкәрткән химик матдәләре чыксын өчен, ярты сәгать салкын суда тотабыз. Аннан юып, суын саркытабыз. Лимонның төшләрен алабыз.

Барысын бергә иттарткычтан чыгарабыз да, бал кушып, банкаларга тутырабыз. Суыткычта саклыйбыз. 

Көн саен иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабып куябыз һәм иммунитетның күзгә күренеп артуын күзәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев