Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Йөрәк өчен 10 файдалы ризык

Йөрәк ритмны гына түгел, гомер озынлыгын да билгели. Ә аның сәламәтлеге күбесенчә безнең тәлинкәдәге азыкка бәйле.

1. Брокколи

Миокардның зарарлануын киметә һәм, махсус аксым ясалуны стимуллаштырып, йөрәк эшен яхшырта. Брокколины парда әзерләү яхшырак.

2. Сарымсак

Сарымсакта йөрәк сәламәтлегенә йогынты ясый торган 70тән артык актив матдә бар, ләкин аллицин башкалардан яхшырак өйрәнелгән. Сарымсакны даими кулланганда, басымны берничә пунктка киметергә мөмкин. Изелгән сарымсакны азыкка салганчы, аны ярты сәгать читкә алып куеп торыгыз.

3. Алма

Менопаузадан соң хатын-кызларда йөрәк авыруларыннан үлем куркынычын киметә. Шарлоткалар һәм алма пәрәмәчләре белән мавыкмагыз. Бу җимешне салатларга салу яки десерт сыйфатында куллану яхшырак булыр.

4. Чия һәм төче чия (черешня)

Аларда миокард күзәнәкләре өчен үзенә күрә бер допинг: глюкоза, пектиннар, алма кислотасы бар. Җәй көне бу җиләкләрне чи килеш, калган вакытта компот яки варенье рәвешендә ашагыз.

5. Цитруслылар

Әфлисун йомшагында пектин һәм башка табигый полисахаридлар бар. Көненә 1-2 әфлисун йөрәк-кан тамырлары системасын тискәре экологик факторлардан саклаячак.

6. Кара (ачы) шоколад

Андагы матдәләр йөрәк-кан тамырлары системасының эшен ныгыта, баш миенә кан агымын яхшырта. Әйтелгәннәр бары тик составында 75 процент какао булган ачы плиткаларга гына кагыла. Ләкин көненә 20-30 граммнан артык ашамаска тырышыгыз.

7. Авокадо

Бу җимеш — калий микъдары буенча чемпион. Ул миокардны ныгыта, йөрәк ритмын нормальләштерә, кан тамырларының тонусын күтәрә.

8. Солы бөртекләре

Аның составында файдалы клейковина бар, ул организмнан токсиннарны чыгара. Солы ярмасы магний микъдары буенча башка ярмалардан өстен. Бу микроэлемент йөрәк тибешен көйләргә ярдәм итә.

9. Зәйтүн җимешләре

Зәйтүн җимешләрендә һәм зәйтүн маенда иң кыйммәтлесе — туендырылмаган май кислоталары. Алар безгә энергия бүләк итә, алмашу процессларын яхшырта һәм «начар» холестерин дәрәҗәсен киметә.

10. Балык һәм диңгез продуктлары

Диңгез продуктлары — омега-3 чыганагы. Алар кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, тромблар ясалуга комачаулый, гипертония вакытында басымны нормальләштерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев