Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Итле коймак

Май чабу атнасы бит. Без дә коймак-беленнәрнең төрле вариантларын тәкъдим итәбез. Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап алыгыз.

Бу юлы рецепт танылган аш-су блогеры Мәрьям Миңнегуловадан. 

Тавыкның түш итеннән коймаклар

Кирәк:
Тавыкның түш ите 
2 йомырка
3 аш калагы сметана
3 аш калагы он
100 гр сыр
Тоз, борыч, яшеллек
Кыздыру өчен көнбагыш мае.

Әзерләү:
Түш итен вак итеп турыйбыз, 2 йомырка кушабыз, тоз, борыч, яшеллек, 3 аш калагы сметананы, 100 гр сырны угычтан уабыз, болгатабыз. 
Шушы массага кушабыз 3 аш калагы он, яхшылап болгатабыз да кызган майлы табага коймак кебек салып пешерәбез. Мин соңыннан пешереп бетергәч 15 минутка духовкага тыгып алам, тавык ите пешеп бетсен өчен. 

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев