Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗДӘН – КИҢӘШ, СЕЗДӘН – ЭШ

Июльдә помидорга нинди ашлама сибәргә?

Июльдә помидорга органик кушылмалар да, минераль комплекслар да кирәк булырга мөмкин.

Беренчедән, бу — хлорсыз фосфор-калийлы өстәмә. Мәсәлән калимаг, ул уңдырышлылыкны 30-40 процентка арттыра.

Икенчедән, калий гуматы кирәк, ул сыек концентрат. 10 литр суга 30 грамм кушып, помидорга сибәсе була.

Өченчедән, туфрак ашсыз булса, комплекслы минераль ашлама яки әзер сыек өстәмә кирәк. Гадәттә агач көле кулланалар. Һәр помидор төбенә 2-3 аш кашыгы көл сибегез (аңа кадәр помидорга су сибәргә кирәк), аннары көлне туфрак белән каплагыз.

Эремә дә ясап була. 1 стакан көлне 10 литр суга кушыгыз. Шушы эремәне помидорларга сиптерегез.

Комплекслы өстәмә итеп 2 литр эремчек суы, 2 аш кашыгы агач көле, 10 тамчы йод белән эремә ясагыз. Яхшылап болгатыгыз һәм 8 литр чиста су өстәгез дә помидорга сибегез.

Ачык һавада үсә торган помидорга да, теплицадагы помидорга да 7-15 көнгә бер тапкыр ашлама кертү хәерле, диелә хәбәрдә.

Чыганак

freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев